Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Өч көндә ике корбан

Юллар хаталарны кичерми

Фаҗига
Заман юллары иң куркыныч урыннарның берсе булып санала. Моны транспорт чараларының күбәюе белән аңлатырга тырышсак та, кеше факторы зур роль уйный. Юл йөрү кагыйдәләре, тизлек режимы үтәлмәскә мөмкин.

Исерек килеш руль артына утырып чыгулар да комачаулый. Саный китсәң, бик күп алар. Әмма җәяүлеләрнең дә юл-транспорт фаҗигаләрендә соңгы урында тормауларын билгеләргә кирәк. Әйтик, тиеш булмаган урыннардан юлны аркылы чыгу, яисә караңгы вакытта кием­нәренә уткайтаргыч элементлар куймыйча автомобиль юлыннан бару һәм башкалар, һәм башкалар. Балалар темасы аерым урында тора. Өлкәннәрнең күбесе үсеп килүче буынга еш кына үзләре үк начар үрнәк күрсәтә. Бу язмабызның сәбәбе дә шунда ки, Яшел Үзәндә берничә көн эчендә аллы-артлы кеше үлеменә китергән ике юл фаҗигасе теркәлү булды. Монда гаеп атта да, тәртәдә дә дигәндәй. Бер яктан юл фаҗигасендә корбан булганнарның туганнарына авыр, икенчедән, автомобильчегә дә җиңел түгел. Чөнки аңа тулы көченә барысы өчен дә җавап тотасы. Ничек кенә булмасын, барыбызга да бик игътибарлы булырга кирәк. Хәзер көннәр кыскарган чорда бу аеруча нык таләп ителә.


Фаҗигаләргә килгәндә, алар болай була: 28 сентябрьдә Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлының 122нче чак­рымында, Ореховка янында «ВАЗ-2114» автомобилен йөртүче 21 яшьлек ир тиеш булмаган урыннан юлдан аркылы йөгереп чыгып баручы 47 яшьлек ирне бәрдерә. Җәяүле машина килеп җиткәнче юлны җиңә алачагын чамаламаган күрәсең. Ир алган җәрәхәтләреннән, ашыгыч ярдәм экипажы килеп җиткәнче үк, җан тәслим кыла.


Аның киемендә уткайтаргыч элементлар булмаган. Ә бит юл һәлакәте караңгы вакытта, кичке сигезләр тирәсендә чыга. Шунысын да билгеләргә кирәк, бу фаҗига чыгарга берничә минут алдан видеокамералар җәяүлене бәрдергән автомобильнең 126 км/сәгать тизлек белән баруын теркәгән. Күргәнебезчә, авария чыгарга сәбәпләр җитәрлек. «ВАЗ» йөртүченең Казан техникумнарының берсендә укуы да, йөртү стажының 1 ел гына булуы да һәм шул вакыт эчендә юл йөрү кагыйдәсен боз­ган өчен 80 тапкыр (!) җаваплылыкка тартылуы да ачыклана. Әйтик, бер ел эчендә аңа тизлек режимын сакламаган өчен – 55, иминлек кае­шын эләктермәгән өчен – 18, каршы як юл полосасына чыккан өчен – 1, «тонировка» өчен 4 тапкыр җавап бирергә туры килә. Бик гаҗәпләндергеч саннар. Кагыйдәне кабат боз­ган өчен, бу елның маенда аңа суд карары белән 2 тәүлеккә арест салынган. Әмма боларның берсе дә аны акылга утыртмаган. Әлеге авариядән соң автомобильнең алгы пыялаларының булмавы ачык­лана. Кара пленка белән капланган пыяла кисәкләрен ДПС инспекторлары юл кырыеннан табып ала. Аларның ни өчен анда ятуын авария чыгаручы аңлатып бирә алмый. Әлбәттә, автоинспекторлар бу фаҗига сәбәпләрен энәсеннән алып җебенә кадәр тикшерер. Монысына бернинди дә шик юк.

Икенчесе, шулай ук кеше үлеменә китергән юл фаҗигасе, 1 октябрьдә 17 сәгать 43 минутта Йошкар-
Ола – Яшел Үзән юлының 118нче чакрымында (Васильево борылышы тирәсе) чыга. «Лексус» автомобилен йөртүче 45 яшьлек ир, Казаннан Яшел Үзәнгә таба барганда, тиешсез урыннан юлдан йөгереп чыккан 59 яшьлек ирне бәрдерә. Бу җәяүленең дә алган җәрәхәтләреннән шул урында ук гомере өзелә, киемендә уткайтаргыч элементлар булмый.


Күргәнебезчә, 3 тәү­лек эчендә автоюлның әлеге участогында кеше үлеменә китергән ике очрак теркәлү безне сискәндерә дә, шул ук вакытта юлларда сак йөрер­гә, кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген искәртә. Җәяүлеләргә караңгы вакытта уткайтаргыч элементлар тагып йөрергә кирәк. Бу безнең гомерне сак­лап калырга мөмкин.

Ә автомобиль йөртүчеләргә дә тизлек режимын саклау, караңгы вакытта аеруча сак йөрү кирәк. Әйтелгән кагыйдәләр үтәлсә, боларның берсе дә булмас иде. Соң шул инде, соң... Әмма башкаларга сабак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев