Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Никадәр күп, шуның кадәр керемле дә... Әмма җаваплы

Яшел Үзән районы буенча җәмәгать судьясы тарафыннан чит ил гражданнарын үз фатирында ялган теркәүдә гаепләнүче 65 яшьлек җирле хатын-кызга карата җинаять эше каралган.

Суд тарафыннан РФ Җинаять кодексының 322.2 һәм 322.3 маддә сендә күрсәтелгән җинаятьләрнең алты эпизодын башкаруда гаепләнүче М.га карата (Россия Федерациясендә яшәү урыны буенча фиктив теркәү һәм чит ил гражданын Россия Федерациясендә булу урыны буенча исәпкә кую) җинаять эше тикшерелгән.

Җинаять эшен караганда, 2020 елның 17 гыйнварыннан 26 июненә кадәр М.ның, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән ра йоны буенча миграция мәсьәләләре бүлегенә, чит ил гражданнарының килүе һәм үзенең фатирыннан файдалану хокукына ризалык бирүе турында гаризалар тапшыру юлы белән, Россия Федерациясе территориясендә Үзбәкстан Республикасының алты гражданын фиктив теркәве һәм учетка куюы ачыклана.
М. үз гаебен тулы күләмдә таный һәм кылган гамәлләренә үкенүен белдерә.

Җинаять эшенең барлык шартларын исәпкә алып, дәүләт гаепләүчесе М.га җәзаны 200 мең сум күләмендә штраф рәвешендә билгеләргә тәкъдим итә. Шул ук вакытта, РФ Җинаять кодексының 322.2 һәм 322.3 маддәләре санкцияләрендә 100 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф рәвешендә җәза, мәҗбүри эшләр яки өч елга кадәр иректән мәхрүм итү яки билгеле бер вазыйфаларны башкару һәм билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнүне тыю каралган.

Җинаять эшенең барлык шартларын исәпкә алып, суд М.га җәзаны РФ Җинаять кодексының 64нче маддәсе нигезләмәләрен кулланып, штраф рәвешендә, ягъни гадәттән тыш хәлләр булган очракта, тагын да йомшаграк җәза – 20 000 сум күләмендә билгели.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев