Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Наркотикларга юк!

Яшел Үзәндә Росгвардиянең ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре полиция белән берлектә элек синтетик наркотиклар белән тотылып хөкем ителгән ир-атны тоткарлаган.

22 сентябрьдә, төн уртасында, Яшел Үзән патруль экипажына, кибеттән урланган товарны Гоголь урамындагы йорт фатирыннан алу өчен участок полициясенә ярдәм күрсәтергә кирәк, дигән мәгълүмат килә. Урланган әйберләрнең кайда булуы турындагы хәбәр РФ Эчке эшләр министрлыгы территориаль идарәсенең дежур частенә җибәрелгән була.

Оператив рәвештә күрсәтелгән адрес буенча килгәч, росгвардиячеләр полиция хезмәткәре белән торакны тикшерергә керешә. Кухняга кергәч, фатир хуҗасының почмакка кечкенә кәгазь төргәк ыргытканын күрәләр. Хокук сакчылары төргәкне алуын таләп итә, аны ачып, билгесез порошок сыман матдә табалар. Росгвардия хезмәткәрләре гражданинны тоткарлый. Кулга алынучы элек наркотик матдәләрне саклау, йөртү һәм сату өчен хөкем ителгән 40 яшьлек шәһәр кешесе.

Төргәкне алалар, ә ир-атны полициянең наркотикларның законсыз әйләнеше буенча бүлекчә вәкилләренә тапшырганнар. Соңыннан үткәрелгән экспертиза, алынган төргәктә, массасы 1,01 гр булган синтетик наркотик булуын күрсәткән. Тоткарланучыга карата РФ Җинаять кодексының 228нче маддәсе 2нче өлеше «наркотик чараларны законсыз сатып алу, саклау, әзерләү, эшкәртү» буенча җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев