Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Мошенниклар йокламый

Мошенниклар банк картасыннан акча урлауның яңа гадәти булмаган ысулын уйлап тапкан.

Алар моны хөкүмәт матбугат конференциясеннән алынган кадрлардан монтажланган видео ярдәмендә эшли.
Социаль челтәрләрдә, яңа лык лар чыгарылышыннан – хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков, минцифр башлыгы Максим Шадаев һәм ФНС башлыгы Даниил Егоров чыгышларыннан модельләштерелгән ролик барлыкка килде. Видео, дәүләттән тиешле түләүләр алу турында төгәл инструкция белән тәмамлана.

Шәрехләрдә дәүләт орган нары битләрен имита ция ләүче ялган сайтка сылтама күрсәтелә, анда шәхси мәгълүматларны һәм банк картасы номерын кертүне сорыйлар – акчаны менә шуннан урлаячаклар да инде.

Роликка сылтама СМС, мессенджерлар яки почта аша килә, өстәвенә кайвакыт чын дәүләт сервислары исемнәрен кабатлаучы номерлардан. Аны чит сайтларда да бастыралар.
Рекламада балалары булган гаиләләр өчен өстәмә пособиеләр һәм түләүләр яки НДСны кире кайтару турында мәгълүмат күрсәтелә. Сайтка кереп карау чы сылтама буенча күчә һәм сайт-тозакка эләгә.

Мошенникларның корбаны булмас өчен, шикле сылтамалар буенча керергә, банк картасы мәгълүматларын ачарга, таныш булмаган номерларга шалтыратырга ярамый, шулай ук, дәүләт органнарыннан һәм дәүләт хезмәтләре сайтыннан килгән хәбәрләрне игътибар белән укырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев