Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Мошенниклар ял итми

Ялганчыларга бәйрәм дә, ял да юк. Аларга иң беренче чиратта кеше алдап акча эшләргә кирәк. Киләчәктә афера белән шөгыльләнүчеләрнең аппетиты кимүгә бер ышаныч та юк.

Мошенниклар базарында бар да бар: туристик юлламалар да, кредит карталары дисеңме, эшсезләргә яхшы эшләр дә, алам-сатамнар, финанс пирамидалары... Ә без инде аларга ышанабыз да, кәкре каенга терәлеп калабыз, башкалар хатасында өйрәнә белмибез.

Менә шулай, бәйрәм араларында гына булган берничә очракны язып китсәк, бердә комачауламастыр. Яшел Үзәндә яшәүче 67 яшьлек ханым яхшы гына суммада акчасын югалткач, полициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Ул эшкә урнашу тәкъдиме астында Интернет аша күрсәтелгән сылтамага кереп, кредит картасы ясаттыра. Нәтиҗәдә, картасыннан йөз мең сумнан артык акчасын алдырта. Менә нинди урау юллар белән алдый белә бит алар.

Декрет ялында утырган әниләрне дә гел алдап торалар. Алар үз ләренә өстәмә эш эзлибез дип бар булган акчаларыннан язалар. Осиновода яшәүче яшь кенә бер ханым «Zoom» кушымтасы аша фонд биржасында табыш алуны тәкъдим итүчеләргә ышанып, 200 мең сумнан артык акчасыннан колак кага.

Карамалы Тауда яшәүче 38 яшь лек хатын-кызның зур шау-шу куп тарган «Финико» финанс пирамидасына керткән акчасы булган. Ул билгесез затларның шул акчаларны кире кайтаруда юридик ярдәм күрсәтү тәкъдимен кабул итеп, икенче хатасын ясаган һәм моның нәтиҗәсе дә бик кызганыч тәмамланган: 500 мең сумнан артык акчасын бер банкның страховой полисына күчергән. Һәм шуның белән шул инде. Акчалардан җилләр искән.

Әлеге әйтелгән очраклар еш кабатланып тора. Ялганчылар тозагына эләкмәс өчен хәзер һәрберебезгә дә бик грамоталы һәм хәбәрдар булыр га, акча мәсьәләсендә акыл белән эш итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X