Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Миллионлаган кеше гомере юлларда өзелә

Һәлакәтләрнең 87 проценты автомобильчеләр гаебе белән чыга

Искә алу көне
Транспорт вакытны экономияләргә, йөкне һәм пассажирларны чагыштырмача тиз йөртергә мөмкинлек бирә. Бар булган өстенлекләренә карамастан, ул югары куркыныч чыганагы булып тора. Ел саен бөтен дөнья буенча юл-транспорт фаҗигаләрендә миллионнан артык кеше үлә һәм җәрәхәтләнә. Нәтиҗәләр локаль хәрби конфликтлар вакытындагы югалтулар белән чагыштырырлык.


Шул сәбәпле, ноябрьнең өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Быел ул 19 ноябрьгә туры килде.


Максаты – юл корбаннарын искә алу, аларның якыннарының кайгысын уртаклашу гына түгел, ә җәяүлеләргә һәм автомобильчеләргә, бөтен җәмгыятькә юлларда иминлекне тәэмин итү кирәклеге турында тагын бер тапкыр искә төшерү.

Шушы көн алдыннан безнең район һәм шәһәрдә атна буе автоинспекторлар төрле чаралар үткәрде, аларда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрдән алып, хезмәт коллективларында эшләүчеләргә кадәр катнашты.
Бу кайгылы дата, беренче чиратта, юл хәрәкәтендә катнашучыларга юлның чиксез игътибар һәм саклык таләп итүен искәртү. Кешеләр автомобиль һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлә һәм җәрәхәтләнә. Кеше үлеме –
ул кире кайтарылмаслык югалту, вакытыннан алда өзелгән гомерләр артында кешеләрнең гарипләнгән язмышлары тора.


Агымдагы елда Россия­дә 100 меңнән артык юл-транспорт һәлакәте чыгып, аларда 10 мең 846 кешенең гомере өзелгән. 137 меңнән артыгы төрле җәрәхәтләнүләр алган. Игътибар! Шуларның 87 проценты юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган йөртүчеләр гаебе белән чыккан. 17 процент очракта автомобильчеләр руль артында исерек хәлдә булган.


Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматлары буенча, бөтен дөньяда ел саен юл-транспорт фаҗигасендә 1,3 млн кешенең гомере өзелә. Бу һәр 24 секунд саен 1 кеше дигән сүз. 50 млн кеше җәрәхәтләнгән.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча аварияләр чыгу аркасында көндәлек үлем-китемнәр күрсәткече 3 мең кешедән артып китә, 100 меңгә якын кеше җитди җәрәхәтләнә.
Автоаварияләрдә һәлак булганнарның күбесе яшьләр, алар илнең икътисади нигезе һәм үсеш локомотивы булып тора.
Татарстан Республикасында да саннар тынычланырлык түгел: быел 233 кешенең гомере юл һәлакәтләрендә өзелгән. Шул исәптән 16сы –балалар.


Һәлакәтләрнең күпчелеге юл хәрәкәтендә катнашучыларның бик түбән дисциплинасы аркасында чыга. Бер-береңне хөрмәт итмәү, ваемсызлык – автомобиль һәлакәтләренең төп сәбәпләре. Иң куркынычы – тәртип бозуларның күбесе аңлы рәвештә башкарыла.


Машина йөртүчеләр еш кына, участокта тыелган билге булганлыгын белеп тә, аны аңлы рәвештә боза, светофорның кызыл сигналына барып керә, исерек хәлдә рульгә утыра, җәяүлеләр автомобиль һәм автобус тәгәрмәче астына керә һәм башкалар. Бүген иң мөһиме – юл хәрәкәтендә катнашучыларның үзара хөрмәтен кайтару, машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә юл законнарын үтәүнең никадәр мөһим һәм кирәклеген аңларга ярдәм итү.

Юл-транспорт хәрәкәтендә катнашкан һәр кеше юл тәртибенең үзеннән башлануын истә тотарга тиеш. Үзара хөрмәт, саклык, кагыйдәләрне төгәл үтәү – юлда үз-үзеңне тоту эталоны булырга тиеш. Үзара хөрмәтнең бәясе –кеше гомере!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев