Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

“Мерседес Бенц” автомобиленнән 330 мең сум акча урланган

Кем инде машинасын парковкага куеп, акчасын шунда төн кунарга калдыра.

27 яшьлек хатын-кыз үзенең “Мерседес Бенц” маркасындагы кыйммәтле автомобилен сейф кебек, беркем дә кул тыга алмас дип уйлагандыр инде, мөгаен. Ә машина “чишендерүчеләргә” чикләр юк бу дөньяда. Ишегеннән керә алмасалар, тәрәзәсен ваталар.

Осиновоның Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы йорт янына куелган иномарканың алгы тәрәзәсен ватып, аннан 330 мең сум акчаны урлаганнар. Хулиганнарның кемлеге әлегә ачыкланмаган. Каян белгән алар анда шуның кадәр байлык ятканын? Гаҗәп. Полицейскийлар - эзләнүдә, ә автоледи – аптырашта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев