Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Курыкмыйлар да, ачыктан-ачык урлыйлар

Патрульлек итү маршрутында булган Яшел Үзән ОВО тоткарлану төркеме наряды Гагарин урамы буенча супермаркетта билгесез гражданин ачыктан-ачык товар урлавы турында кич белән полициядән мәгълүмат ала.

Булган хәл турында РФ Эчке эшләр министрлыгы территориаль бүлегенең дежур өлешенә сәүдә йорты персоналы хәбәр итә.

Росгвардиячеләр шунда ук адрес буенча кузгала. Килүгә алар кибеттән кулына азык-төлек кәрзине тоткан бер егет йөгереп чыкканын, ә сатучының аны куып җитәргә тырышуын күрә. Хокук сакчылары билгесез затның юлына аркылы төшә һәм ир-атны тоткарлый.

Алга таба тикшерү барышында, 1992 елгы тоткарланучының азык-төлек тутырылган кәрзине белән, кассада тукталып тормыйча, сәүдә залыннан чыгып китәргә ашыкканын ачыклый. Сатучыларның берсе шикләнелүче артыннан чапкан арада, аның коллегасы полициягә шалтыраткан.

Урланган товарны хокук тәртибе сакчылары алган. Җинаятьчене полицейскийларга процессуаль карар кабул итү өчен тапшырганнар. РФ Җинаять кодексының 161 нче маддәсе 1 нче өлеше ("Талау") буенча җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев