Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Кисәтүләргә колак салырга кирәк: яшел еланнан ерак торыгыз

Киеренке машина агымында, автоинспекторлар һәр тикшерү барышында исерек хәлдәге йөртүчеләргә юлыга. Шунда аңлашулар, беркетмә төзүләр башлана. Кагыйдә боздыңмы, җавабын да бирергә туры килә.

Юлларда йөргәндә, биг­рәк тә автомобильчеләргә, хата ясау бик күңелсез тәмамланырга мөмкин. Ә инде алкогольле эчемлек кулланган килеш руль артына утырып чыгу – икеләтә куркыныч. Бердән, ялгыш кагыйдә бозып, фаҗига чыгаруың бар. Икенчедән, автоинспекторлар кармагына эләксәң, саллы гына үзең матди зыян күрәсең дигән сүз. Әмма бу кисәтүләр һәм әйтелгәннәр, кызганычка, бик «эшләми».

Киеренке машина агымында, автоинспекторлар һәр тикшерү барышында исерек хәлдәге йөртүчеләргә юлыга. Шунда аңлашулар, беркетмә төзүләр башлана. Кагыйдә боздыңмы, җавабын да бирергә туры килә.

Соңгы рейдта Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре В.И.Джененко һәм А.С.Лещев йөртүендәге машиналарны шикләнеп туктата. Юкка булмый, икесенең дә исерткеч эчемлек кулланган булулары ачыклана. Нәтиҗәдә, икесенә дә РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча беркетмәләр төзелә һәм эшләре судка җибәрелә. Җәмәгать судьялары чыгарган карарлар нигезендә, гаепләнүчеләрнең икесе дә 1 ел 6 айга йөртү хокукларыннан мәхрүм ителгән. Икесе дә 30 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш. Шундый хокук бозулар тагын кабатланса, админист­ратив җәза катгыйланачак. Мондый тәртипсезләргә карата РФ Җинаятьләр кодексы маддәләрен дә кулланулары бар. Шуңа күрә, яшел еланнан ерак торыгыз, сак булырга кирәк.

Яшел Үзән муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев