Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Казанда ун яшьлек укучы кызны таныш булмаган урында автобустан төшереп калдырганнар

Баладаның транспорт картасы актив булмаган.

Чираттагы инцидент Казан автобусларының берсендә булган. Кондуктор таныш түгел урында, активлаштырылмаган транспорт картасы аркасында, ун яшьлек укучы кызны төшереп калдырган. Бу очрак турында кызның әнисе социаль челтәрләрдә сөйли.

Аның сүзләренчә, укучы кыз сайтта тулыландырырга мөмкин булган балалар йөрү билеты буенча йөри. Карта онлайн түләгәндә кондуктор кичектерелгән түләүне активлаштырырга тиеш. 60 нчы маршрут автобусы салонында кыз үзенең транспорт картасын күрсәткән һәм аның сайтта тулыландырылуын әйткән.

Әмма кондуктор картаны активлаштыра алмаган. Хатын-кыз баладан юл өчен түләргә кушкан. Ә укучы кызның үзе белән акчасы булмаганга, аны билгесез урында төшереп калдырганнар.

Әнисенә шалтыратып, кыз әлеге хәл турында сөйләгән. Җавап итеп хатын аңа түләүне раслый торган чек җибәргән. Бала өенә башка автобуста кайтып җиткән. Әлеге вакыйга турында мәгълүматны тикшерү белән Татарстан автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе шөгыльләнә башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Неужели мы стали такими черствыми?Это же ребёнок!!