Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Казанда трамвай рельслардан очып, "ГАЗель" ны җимергәннән соң, җинаять эше кузгатылган

Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, 7 октябрьдә Техническая урамында трамвай зур тизлектә "ГАЗель" һәм тагын ике йөк машинасы устенә менә, рельсадан чыгып, машина юлына аркылы баса. Икесе кеше - машина йөртүче һәм трамвай пассажиры зыян күрә.

"Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Беренчел мәгълүматлар буенча, трамвайның тормоз механизмы төзек булмаган.

Тикшерү килеп чыккан хәлнең барлык шартларын ачыклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев