Яшел Үзән

Казанда студент кыз, тәрәзә юган вакытта бишенче каттан егылып төшеп, һәлак булган

Казанда студент кыз бишенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән һәм һәлак булган. Бәхетсез очрак Пионерская урамында булды, дип хәбәр ителә Instagram дагы "perehvat_efir" төркемендә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, кыз тәрәзәне юарга җыенган. Ул кулы белән пыялага таянган һәм егылып төшкән. Студентның бүлмәдә ялгызы яшәгәнлеге билгеле.

Фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: