Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Казанда QR-кодсыз пенсионер ханым сак аша сәүдә үзәгенә бәреп кергән

Өлкән яшьтәге хатынның вакцинация турында белешмәсе булган, әмма сакчы хезмәткәрләре аннан QR-код таләп иткән.

Казанда пенсионер хатын банкоматтан акча алу өчен сәүдә үзәкләренең берсенә сак хезмәте аша бәреп кергән. "Татарстан-24" телеканалы корреспонденты килеп чыккан хәлнең шаһиты булган.

Өлкән яшьтәге хатын прививка ясавын һәм хәтта тиешле белешмә күрсәтүен сөйли, әмма сак хезмәткәрләре барыбер пенсионерканы кертүдән баш тарта, чөнки аның QR-коды булмый.

Пенсионер ханым белдергәнчә, ул QR-кодның нәрсә икәнен дә белми, ә "Дәүләт хезмәте" кушымтасыннан файдалана алмый, чөнки интернетка чыга белми.

"Мин сезнең миннән нәрсә сораганыгызны да белмим! Беренче тапкыр ишетәм, бу хәлләргә төшенмим дә. Миңа акчаны алырга кирәк, ә "Ак Барс" якын-тирәдә монда гына бар. Акча бер тиен дә калмады, акча салдырам дип уйлаган идем", - дип сөйли ханым.

Әмма сәүдә комплексы хезмәткәрләре барыбер пенсионерны кертүдән баш тарта, аңардагы кебек белешмәләрне җиңел генә ялганын да ясарга була дип раслыйлар. Шул вакытта өлкән яшьтәге хатын сак аша үтеп керә һәм сәүдә үзәгенә кача.

Татарстан-24 материаллары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев