Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Казанда мәктәптә атыш оештырырга җыенган яшүсмер тоткарланган

Дамир (исеме үзгәртелде) учреждениегә Америка субкультурасы стилендәге канлы ак роза төшерелгән Hate футболка киеп һөҗүм ясарга ниятләгән.

Казан яшүсмере 20 ноябрьдә 101нче мәктәптә ату оештырырга маташкан өчен тоткарлана - аның бу гамәле өчен Украинадан таныш булмаган кеше аңа 5 мең сум акча түләргә вәгъдә иткәнлеге турында әйтә. Билгесез зат аңа әлеге әлеге адымны ясаганда кию өчен кием-салым яткан яшерен урынның фотосын җибәргән.

14 яшьлек укучы аның бу хәбәренә җавап итеп, әйберләрне алып, билгеләнгән пунктка дусты белән барачагын әйтә. Дамир (исеме үзгәртелде) учреждениегә һөҗүмне Америка субкультурасы стилендәге канлы ак роза төшерелгән Hate футболкасын киеп ясарга ниятләгән. Дуслар, Стадион урамындагы күрсәтелгән урынга барып, андагы әйберләрне алган.

- Тоткарлану, чыннан да, булды. Тиздән бу уңайдан рәсми позиция булырга тиеш, - диләр махсус хезмәтләрдә.

Хәзер җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев