Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Казанда кызны автобус бәрдереп үтерү фаҗигасыннан яңа мәгълүматлар

Автобус йөртүче 23 яшьлек кызны бәрдерә һәм аны берничә метр өстерәп бара.

Кичә кич 19:45 сәгатьтә Казан үзәгендә юл фаҗигасе булды. Островский урамында 31 нче номерлы автобус тәгәрмәчләре астында 23 яшьлек кыз һәлак булды.

KazanFirstка билгеле булганча, автобус ПАТП-2 предприятиесенә карый. Рәсми версия буенча, автобус кызга светофорсыз җәяүлеләр кичүендә юл бирмәгән. Руль артында 21 яшьлек Азат Вафин булган, аның стажы өч ел тәшкил итә, машина йөртүче исәбендә дүрт юл йөрү кагыйдәләрен бозу тора.

Шаһитлар сүзләренчә, кыз җәяүлеләр кичүендә таеп киткән һәм егылган, ә бозлавык аркасында машина йөртүче туктап кала алмаган.

Һәлак булган кыз - Венгриядә туган, рәсми рәвештә эшкә урнашмаган, әмма музыкаль төркем составында һәм ялгыз да чыгыш ясап, акча эшләгән. Кызның исем-фамилиясе Марта Борһанова, ул алган яраларыннан һәлакәт урынында вафат була.

Фото:соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев