Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Казанда хатын-кыз дәваханәдән имеш үзе тапкан баласын чыгаруны таләп иткән

Республиканың Буа районында яшәүче 32 яшьлек ханым ике атна элек өйдән Казанга, янәсе, республика клиника дәваханәсенең перинаталь үзәгенә бала табарга киткән.

 Ике атнадан соң хатын ирен һәм кайнанасын үзләрен алып кайтырга чакыра, тик сабыйны, янәсе, бирмиләр. Аның сүзләренә караганда, балага начар булган һәм аны бала тудыру йортында калдырганнар.

Куркып калган һәм ачуы кабарган ир республика клиника дәваханәсенең бала тудыру йортының икенче терминалына аның улы белән нәрсә булганын белү өчен килгән. Хатын 22 февральдә аңа кесарево ясауларын һәм 4200 гр авырлыктагы малай дөньяга килүен раслауны дәвам иткә.

Тикшерү барышында табиблар хатын-кызның корсагында җөй булмавын күрә. УЗИ нәтиҗәләре буенча, хатын-кызның соңгы вакытта бала тапмау гына түгел, ә бөтенләй йөкле дә булмавын да ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев