Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Казанда инвалидны коллыкта яшәткән ике чит ил кешесенә каршы җинаять эше кузгатылган

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына әлеге хәл белән таныш чыганактан билгеле булды.

"Россия рухы" хәйрия фонды башлыгы Юлия Хәкимова социаль челтәрләрдәге үз битендә инвалидны коллыкта тоткан җинаятьчеләрне тоткарлаулары турында сөйләде. Аны юлда соранып утырырга мәҗбүр итәләр, ә качырга теләгәне өчен бик каты кыйнаганнар.

Юлия Хәкимова агентлыкка хәбәр иткәнчә, коллыкта тотучыларны машина номерлары буенча ачыклый алганнар. Җинаятьчеләр Юлиягә ул инвалидны коткарган өчен яный башлаган. Ул машина номерларын алар инвалидны кире үзләренә кайтару өчен аның йортына килгәч хәтерләп кала.

Җинаятьчеләр булып Молдавиянең ике кешесе була. Аларга каршы законсыз рәвештә иректән мәхрүм итү турында җинаять эше кузгатыла.

Коллыктан азат ителгән инвалид хуҗаларга аена 300 меңгә кадәр табыш китергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев