Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Казанда автобус йөртүче кызны бәрдергән

Казанда Островский урамындагы 57А номерлы йорт янында маршрут автобусы катнашында үлем юл-транспорт һәлакәте булган.

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсе ЮХИДИ бүлегенең пропаганда бүлеге хәбәр итте.

Вакыйга сишәмбе, 24 ноябрь кичендә була. Руль артында 21 яшьлек машина йөртүче булган маршрут автобусы җәяүлеләр юлында 23 яшьлек кызны бәрдергән. Соңгысы юл-транспорт һәлакәте урынында алган җәрәхәтләрдән үлгщн.

Социаль челтәрләр кулланучылары хәбәр иткәнчә, автобус йөртүчесе җәяүлене күрмичә калган. Нәтиҗәдә, ул аны бәрдергщн һәм берничә дистә метр юл буйлап сөйрәп барган.

Комментарийларда кешеләр, моның план артыннан куып, "износка" эшли торган машина йөртүчеләрнең эш графигы аркасында килеп чыкканлыгын фаразлый. Икенчеләре, йөртүчесе руль артында "телефонда утырырга" мөмкин дип фаразлаган.

Сезгә бу хакта мәгълүматны җиткереп торырбыз.
Яңалыкларда безнең лентаны күзәтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев