Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Казан укучысын рецидивист көчләгән

Татарстанда 40 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгардылар.

Суд аны "Балигъ булмаганны көчләү" һәм "балигъ булмаган балага карата сексуаль характердагы көчләү" маддәләре буенча гаепле дип таныды. Бу хакта тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, өч кыз, алар арасында 13 яшьлек зыян күрүче дә булган, Казанның Вахитов районында ташландык йортта яшәүче ир-атны караган. Узган елның 30 сентябрендә кичен алар аңа ризык әзерләп килгән. Бу кичтә ир-ат иптәше белән алкоголь эчеп утыра торган була.

Берникадәр вакыттан соң йортсыз кеше ике кыз белән китеп бара, 13 яшьлек зыян күрүче берничә тапкыр хөкем ителгән рецидивист белән берүзе кала. Шулчак тегесе аны көчли.
Шуннан соң кыз барысы хакында да туганнарына сөйли, ә тегеләр полициягә мөрәҗәгать итә. Көчләүчене тоткарлыйлар. Суд аны 15 елга ирегеннән мәхрүм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев