Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Карамалы Тауда булган янгында ике кеше үлгән

Фаҗига Карамалы Тау җирлегендә урнашкан «Воложка» бакча ширкәтендә килеп чыккан. Ут белән капланган бакча йортын күршеләре күреп алган.

Бу хәл кич белән, сәгать унберләр тирәсендә була. Янгын сүндерүчеләрне чакыралар. Әмма алар килгән вакытта янып торган корылма эченә үтеп керү мөмкин булмый, өй түбәсе ишелә. Янгын сүндерү барышында йорт ишегеннән ерак түгел дача хуҗасының нык янган гәүдәсенә тап булалар, ә берничә минуттан соң бүлмәләрнең берсендә тагын бер кешенең калдыкларын табалар, аның да хатын-кыз булуы ихтимал. Һәлак булучыларның икесе дә Яшел Үзәннән. Аларның дачалары янәшә генә урнашкан булган. Күрәсең, хатын кунакка кергән.

Күршеләр сүзләренчә, һәлак булганнарның икесе дә имин гаиләдән, спиртлы эчемлекләр кулланмаган, тәмәке тартмаган. Күзәтчелек эшчәнлеге һәм ЯҮМР буенча профилактик эш бүлеге инспекторларының беренчел мәгълүматларына караганда, фаҗиганең сәбәбе җылылык мичен эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу булырга мөмкин. Ихтимал, хуҗа иске өйдә иске мичкә ягарга уйлаган, шуның аркасында янгын чыккан да.

Ел башыннан Яшел Үзән районында 253 янгын булган, 13 кеше һәлак булган. Мондый очракларның күпчелек сәбәбе - кеше факторы. Бу ут белән саксыз эш итү дә, исерек килеш тәмәке тарту да, төзек булмаган электр чыбыклары да, төзек булмаган мичләр дә... Алдан ук барын да уйларга кирәк, үз вакытында хуҗалыкта тәртип урнаштыру мөһим, шулай булганда гына үлем белән тәмамланган фаҗигаләр булмас та иде.

Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре гражданнарны ут белән эш итүдә игътибарлы һәм сак булырга, үз иминлегеңне һәм якыннарыңны, туганнарыңны кайгыртырга өнди.

Резидә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев