Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
ЮХИДИ

Карамалы Тауда булган юл-транспорт һәлакәтендә яшүсмер тәрәзәдән очып төшкән

Узган атнада 133 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.

Шуларның 34ендә матди зыян китерелгән. 1 юл-транспорт фаҗигасендә 2 кеше зыян күргән. 7 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

Карамалы Тауның Ветровая урамында «Киа Рио» автомашинасын идарә итүче 37 яшьлек ир, юл йөрү кагыйдәсен бозуы сәбәпле, машинасы белән юлдан төшеп китеп, капланган. Нәтиҗәдә, арткы утыргычта каеш киеп утырмаган 18 яшьлек пассажирның, тәрәзәдән очып төшүе сәбәпле, баш миенә нык зыян килгән. Аны республика хастаханәсенең реанимация бүлегенә госпитализацияләгәннәр. Алда утырган 15 яшьлек пассажирның да каешы эләктерелмәгән булган. Ул, шулай ук, тән җәрәхәтләре алган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев