Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Качып җәзадан котылып булмый

Дәүләт автоинспекция се хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән йөртүчене тоткарлаган.

Дәүләт автоинспекция се хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән йөртүчене тоткарлаган.

28 июньдә бер төркем яшьләр компаниясе автомо бильдә йөрергә чыга. Автомашина хуҗасы руль артына иптәшен – Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче 18 яшьлек егетне утыртып, бик зур ялгышлык кыла. «Каенлык» паркы ягына барганда, егет идарә итүне югалтып, машина белән «Сабантуй» элмә тактасына барып бәрелә һәм ДТП урыныннан качып китә.

Оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә, тәртип сакчылары качкан машина йөртүчесен эзләп таба һәм тоткарлый. Аның руль артына утырырга хокукы булмавы шунда ачык лана. Машина йөртүче таныклыгы аның беркайчан да булмаган.

Егет үз гаебен таный. Яшел Үзән шәһәр суды карары белән хокук бозучыга карата 6 тәү леккә админис тратив арест рәвешендә җәза билгеләнә.
Ә менә автомашина хуҗа сына элмә тактаны торгызу өчен хәзер түләргә туры киләчәк.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәте урынын ташлап киткән машина йөртүче РФ КоАПның 12.27нче маддәсенең 2нче өлеше нигезендә җаваплылыкка тартылырга мөмкин, дип искәртә. Бу маддәнең санкциясе транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан 1 елдан 1,5 елга кадәр мәхрүм итүне яки 15 тәүлеккә административ кулга алуны күздә тота.

Ландыш Ярхамова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев