ЮХИДИ 172 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган
Шуларның 31ендә матди зыян китерелгән.
Кешеләр зыян күргән 2 юл-транспорт фаҗигасе булган.
Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында «ГАЗ-2705» автомобилен йөртүче юл йөрү кагыйдәсен бозуы нәтиҗәсендә велосипедчыны бәрдергән. Зыян күрүче алган җәрәхәтләреннән Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенең реанимация бүлегендә җан-тәслим кылган.
Яшел Үзәннең Төзүчеләр проспекты урамында 29 яшьлек ир-ат йөртүендәге «Киа-Рио» автомобиле туктатылган. Йөртүчесенә медицина тикшеренүе узарга тәкъдим ителгән. Ул баш тартмаган. Нәтиҗәдә аның исерек булуы исбатланган. Бу кеше моннан алда да РФ КоАПның 12.26нчы маддәсе буенча җәлеп ителгән булган. Автомобильче җаваплылыкка тартылган. Хәзер ул суд карары белән 22 ай руль артына утыра алмаячак һәм 30 мең сум штраф түлиячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев