Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Юлга «салып» чыгу – «башсызлык»

Сак бул, руль артында исерек!

Автомобильчеләрнең юлда йөргәндә бер-берсенә карата хөрмәтле мөнәсәбәтләре булу бик кирәк. Чөнки аннан башка тайпылулар, кагыйдә бозулар юлдаш булмый калмый.

Салмыш хәлдә руль артына утырып чыгу шундый әдәпсезлекнең һәм «башсызлык»­ның ачык мисалы. Алкогольле эчемлек кулланган машина йөртүчеләрне ачыклау һәм мондый тәртип бозуларга юл куймау максатыннан чыгып, Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре даими рәвештә тикшерүләрне уздырып тора. Әмма бу юнәлештә даимилек сакланып килсә дә, тәртип бозучылар әледән-әле очрап тора.

Соңгы рейдларның берсендә автоинспекторлар автомобильчеләр Р.Р.Гайнетдиновны һәм М.Р.Латыйповны «эләктерә». Аларның айнык булмавы тикшерүләр нәтиҗәсендә раслана һәм икесенә дә, РФ КоАПның 12нче маддәсенә нигезләнеп, беркетмә төзелә.
Җәмәгать судында аларга карата тиеш­ле карарлар чыгарыла. Гаепләнүчеләрнең икесе дә 1 ел 6 айга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм ителә, ягъни таныклыклары тартып алына. Шулай ук, боларга өстәп, 30ар мең сум штраф салына.

Яшел Үзән муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев