Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Исереккә диңгез дә тубыктан

Салмыш килеш руль артына утырып чыгар алдыннан үзен һәм шул ук вакытта бер гаепсез автомобильче ләрне куркыныч астына куясын онытмасыннар иде бу машина йөртүчеләр.

Исереккә диңгез тубыктан дип дөрес әйткәннәр. Нәкъ шулай. Әгәр дә инде ЮХИДИ хезмәткәрләре әледән-әле рейд уздырмаса, ниләр булып бетмәс иде бу юлларда.
24 яшьлек Фаил Шәйгәрданов йөртүендәге автомобильне инспекторлар планлы тикшерү барышында шикләнеп туктата. Шикләре аклана, аның авызыннан аракы исе аңкып тора. Әмма гаепләнүче медицина тикшеренүеннән баш тарта. Теләмәү беркетмә төзүдән азат итми шул. Эше җәмәгать судына җибәрелә.
Судья бу эшне караганда, аның моннан алда да РФ КоАПның кайбер маддәләре, әйтик, каеш кимичә йөргән, тәрәзә пыяласын тонировкалаган өчен җаваплылыкка тартылган булуын исәпкә алган. Нәтиҗәдә, гаепләнүче 1 ел 7 ай дәвамында машинасын йөртә алмаячак һәм 30 мең сум штраф түлиячәк.
Зеленодольск муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев