Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

«ИМИН ТӘГӘРМӘЧ – 2023»

Балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча эшнең нәтиҗәлелеген арттыру, балалар һәм яшүсмерләргә урамнарда һәм юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен пропагандалауга, аларны яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядларына җәлеп итү максатларында 2022 елның 25 апрелендә балалар иҗаты үзәге базасында ЮХИДИ һәм юл иминлеге дәүләт учреждениесенең Яшел Үзән бүлеге тарафыннан «Имин тәгәрмәч – 2023» яшь юл хәрәкәте инспекторлары конкурсы уздырылды.

Конкурста шәһәр һәм районның 25 мәктәбеннән яшь инспекторлар командалары һәм кунаклардан ЯҮМР Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Александр Старостин һәм Яшел Үзәннең мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Мария Гыйльманова катнашты.
«Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр» этабында конкурста катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәтте.

Киләсе этапларда командаларга беренче ярдәм күрсәтү, юлда куркынычсыз тәртип нигезләрен һәм велотехниканы белү буенча биремнәрне үтәргә туры килде.«Фигуралы велосипед йөртү» һәм «Автошәһәрчек» станцияләрендә «Имин тәгәрмәч»тә катнашучылар велосипед белән идарә итү күнекмәләрен күрсәтте.

 

«Имин тәгәрмәч-2023» конкурс-ярышларында җиңүне Әйшә урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы яулады.

 

Нәкъ менә ул 2022 елның 29 апрелендә Казанда узачак яшь юл хәрәкәте инспекторларының зона конкурсында катнашачак. 2нче урынны Татар-Танае урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы алды, ә 7 нче мәктәп командасы - 3 нче урында.

Җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Барлык бүләкләр дә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан әзерләнгән.
«Имин тәгәрмәч» конкурсы яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары эшчәнлегендә мөһим вакыйга, ә анда җиңү юл хәрәкәте кагыйдәләрен актив өйрәнүгә җитди стимул булып тора. Балалар бу чарадан бик күп уңай эмоцияләр алды, яңа дуслар тапты, юл хәрәкәте иминлеге буенча алган белемнәрен ныгытты.👇

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев