Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Җиде кат үлчә һәм бер кат кис

Кәкре каен Менә шулай, 60 яшьлек яшел үзәнлегә шалтыратып, элек сатып алган БАДлары өчен 580 мең сум компенсация тәкъдим иткәннәр. Янәсе бу эш Мәскәү шәһәренең Басман судында каралган. Ышандыра белә үзләре.

Әмма моның кадәр зур суммага ия булу өчен 58 меңне түләргә кирәклеге искәртелгән. Бу бик кызык кына килеп чыга бит. 58 меңеңне чыгарып саласың да, сиңа 580 меңне китереп тоттыралар. Тоттырыр лар, көтеп тор! Моның ишеләргә ышанып, күпме яшел үзәнле кәкре каенга терәлеп калды инде. Әмма бу ханым гыйбарәгә ышанмаган, баш тарткан һәм бик дөрес эшләгән.

Сүз уңаеннан тагын бер фактны язмыйча үтеп китеп булмый. Яшел Үзәндә «Сотворим добро вместе» хәйриячелек фонды яшәп килә. Менә шул фондның директоры хәбәр итүенчә, ниндидер бер зат шушы фонд исеменнән киң күңелле һәм җылы куллы кешеләрдән акча җыя башлаган. Шуңа күрә, тикшерми торып, фонд кадәр фондларга да акча күчереп булмый хәзер. Дөньясы тулган ялган белән.

Осиновода яшәүче 67 яшьлек хатын-кыз да үзен иминият компаниясе хезмәткәре дип шалтыратучыга 45 мең сум акча күчерүдән аз гына калган. Соралганны күчерергә теләп, хәтта акчасын да банкоматтан алган булган. Әлбәттә инде, бу очракта да ялганчылар эш иткән. Ничек инде телефоннан һәр шалтыратучыга зомбиларча ышанып була? Билгесез номердан шалтыратучы ялганчы булмас дип, беркем дә гарантия бирә алмый, югыйсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X