Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә салмыш хәлдәге автомобильче 1 ел 6 айга йөртү хокукыннан мәхрүм ителде

Юлларда транспорт чараларын йөртүчеләр тәртибе беренче планда торуга карамастан, кагыйдәләрне бозучылар очрап тора. Автоинспекторлар руль артына исерткеч эчемлек кулланган килеш утырып чыгучыларны булдырмау юнәлешендә күп эшли. Планлы тикшерүләр даими уздырыла.

Шундый рейдларның берсендә А.А.Гашин йөртүендәге автомобиль туктатыла. Юкка булмый. Аның салмыш икәнлеге ачык­лана. ЮХИДИ хезмәткәрләренә беркетмә төзергә генә кала. Бу тоткарланучының эше җәмәгать судында каралганнан соң, нәтиҗә чыгарыла. Аны 1 ел 6 айга йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр. Әлбәттә инде, 30 мең сум күләмендә штраф салына. Гаепләнүче бу кыңгыр гамәленә үкенәдерме, анысын әйтеп булмый. Киләчәк күрсәтер. Кабат тотылганда, җәзасы да җитдие­рәк булачак, һичшиксез.

Хөрмәтле автомобильчеләр! Салмыш килеш юлга чыкмагыз. Үзегезне дә, юл-транспорт хәрәкәтендә катнашучыларны да хөрмәт итәргә өйрәнегез.

Яшел Үзән муниципаль районы юл-транспорт иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев