Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә исерек шофер полицейскийлардан качарга маташкан

Хокук бозучының автомобиле юлда куркыныч маневрлар ясавы белән игътибарны җәлеп иткән.

 

Әлеге машина йөртүче туктарга дигән таләпләрне санга сукмаган.
 
“Шевроле Авео” машинасы Карл Маркс урамында туктатыла. Руль артында 49 яшьлек ир була һәм аның исереклек билгеләре әллә кайдан күренә. Закон бозучы транспорт чарасы белән идарә итүдән азат ителә, шуннан соң аңа алкотекторга өрергә туры килә. Нәтиҗәдә, машина йөртүчегә карата РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1нче өлеше буенча административ материал төзелә. Эш материаллары судка җибәрелә. Иргә транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан ел ярымнан ике елга кадәр мәхрүм итү, шулай ук 30 000 сум күләмендә административ штраф яный.
 
«Әгәр сез исерек кешенең руль артына утыруын күрәсез икән, аны туктатырга тырышыгыз. Мондый машина йөртүче потенциаль үтерүче. Исерек машина йөртүче турында хәбәр итү – аңлы гражданның бурычы ул. Бу вакытта сез кемгә дә булса начарлык эшлисез дип уйларга кирәкми, сезнең хәбәр кемнеңдер гомерен саклап калачак дип уйлавыгыз яхшырак», - дип аңлата Яшел Үзән районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге начальнигы полиция подполковнигы Рамил Идиятуллин.
 
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны руль артында исереклек проблемасына битараф калмаска һәм полициягә исерек шоферлар турында вакытында хәбәр итәргә өнди. Әгәр дә салмыш хәлдәге шоферны күрсәгез бу хакта 8(84371) 4-47-04 телефоны буенча хәбәр итегез яки ЮХИДИ хезмәткәрләренә @zelenodolsk_pdd_bot аноним бот ярдәмендә языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев