Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзән районы Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рамил Идиятуллин мәктәпләрдәге ата-аналар җыелышларында катнашты

«Иң мөһиме - балаларыбызның иминлеге!»

17 сентябрь көнне Яшел Үзән шәһәренең «ТР ЗМР 3нче гимназиясе» ГБМБУ һәм «ТР ЗМР 11нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» ГБМБУ учреждениеләрендә Яшел Үзән районы буенча Россия ЭЭМ бүлегенең Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе башлыгы Идиятуллин Р.И. ата-аналар җыелышында катнашты.

Җыелышта Рамил Илфатович ата-аналарны Яшел Үзән районы территориясендәге аварияләр торышы белән таныштырды, балигъ булмаган балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулары һәм җәйге каникулларда балалар һәм яшүсмерләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре турында сөйләде.

Очрашу барышында ата-аналарга юл хәрәкәтендә барлыкка килә торган төп проблемалар җиткерелде. Урамда булган вакытта балалар киемендә яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллану зарурлыгына аерым игътибар бирелде.

Рамил Илфатович очрашу азагында әти-әниләрне балаларга юлда үз-үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләре буенча даими рәвештә аңлату әңгәмәләре үткәрергә чакырды, көн саен кагыйдәләрне сакларга һәм теләсә нинди юл ситуациясендә балаларның үзләренә үрнәк булырга кирәклеген аңлатты. Шул рәвешле ул гомуми транспорт культурасын формалаштырып, хәрәкәтнең яшь катнашучылары тормышын һәм сәламәтлеген саклап калырга чакырды.

- Иң мөһиме - балаларыбызның иминлеге! Әмма сездән башка, хөрмәтле ата-аналар, без бу бурычны үти алмыйбыз, – диде Яшел Үзән районы Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рамил Идиятуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев