Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләренең соңгы планлы тикшерүләре барышында нәкъ тә менә исерек хатын-кызга тап булалар

Акылга утырсалар ярый да

Сак бул, руль  артында исерек! 

Алкоголь кулланганнан соң руль артына утырып чыгып, юл хәрәкәтендә катнашучыларны куркыныч астына куючылар шушы моңсу көзләрдә дә кимеми. 

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләренең соңгы планлы тикшерүләре барышында шундый автомобильчеләр В.А.Орлов һәм З.Р.Гыйниятуллина шикләнеп тоткарлана. Аларның исереклеге сизелеп торса да, автоинспекторлар беркетмәне исбатлауларсыз төземи. Медицина тикшерүләре аларның икесенең дә алкогольле эчемлек кулланганлыгын күрсәтә. 

Җәмәгать судында аларның эшләре каралганнан соң, В.Орлов машина йөртү хокукыннан 1 ел 7айга, ә автоледи З.Гыйниятуллина 1 ел 6 айга мәхрүм ителә. Икесенә дә 30 мең сум күләмендә штраф та салына.  Бу кешеләргә үз гамәлләренә нәтиҗә ясарга вакыт җитәрлек бирелгән. Акылга утырсалар ярый да. 

Хөрмәтле автомобильчеләр! Көзге юллар бик хәтәр: әле яңгыр, әле кар ява. Руль артына салмыш хәлдә утырмагыз! Сезнең кебекләрне автоинспекторлар чат саен көтә. 

Яшел Үзән муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев