Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Ярамыйга карамыйлар

Сак бул, руль артында исерек!

Суд каршында башыңны иеп басып торасың килмәсә, салмыш хәлдә руль артына утырып чыкмыйсың. Әмма кайберәүләр ярамыйга карамый. Исерткеч эчемлек куллана да, башка йөртүчеләрне куркыныч астына куеп, машинасына утырып юлга чыга. Тотмаслар әле, дип уйлый.

Шундыйларның берсен – Р.И.Җиһаншинны Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре планлы тикшерү барышында туктата. Шикләнүләре тиз аклана, тоткарланучының исерек­леге ачыклана. Әлбәттә инде, автоинспекторлар тикшерми торып берәүгә дә беркетмә төземи. Гаепләнүченең эше җәмәгать судына җибәрелә. Судья машина йөртүченең элек РФ КоАПның 123нче маддәсе буенча җәлеп ителгәне булмавы сәбәпле, аны 1 ел 6 айга йөртү хокукыннан мәхрүм итә һәм 30 мең сум штраф түләүне дә билгели.

Яшел Үзән муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев