Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Градуслы эчемлек «лихачлыкка» этәрә

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, исерек хәлдәге транспорт чараларын йөртүчеләрне ачыклау максатыннан, даими тикшерүләрне уздырып, андыйларның исемнәре безнең газета битләрендә күрсәтелеп торуына карамастан, намуссызлар кимеми.

Алар үзләрен генә түгел, юл-транспорт хәрәкәтендә башка катнашучыларны да куркыныч астына куя. Исерек баштан педальгә ялгыш басу да кызганыч тәмамланырга мөмкин. Әмма салмышларга, әйткәнебезчә, диңгез тубыктан. Градус, гадәттә, күпләрне батырайта һәм лихач адымнарга этәрә. Шул халәттә беренче тапкыр эләгүчеләргә административ җәза билгеләнсә дә, икенче тапкырында җәзасы үзгәрергә мөмкин.

Соңгы тикшерүләрнең берсендә, мәсәлән, йөртүчеләр Х.Х.Айсин һәм Д.С.Зобачев исерек килеш тотыла. Салмыш булулары раслангач, икесенә дә РФ КоАПның 12нче маддәсе нигезендә беркетмәләр төзелеп, эшләре җәмәгать судына җибәрелә. Суд аларның икесенең дә машина йөртү хокукыннан 1 ел да 6 айга мәхрүм итә һәм 30ар мең сум күләмендә штраф та сала.

Бу яшел үзәнлеләргә үз тәртипләренә анализ ясарга вакыт җитәрлек. Уйлансыннар, нәтиҗә ясасыннар һәм «кызык­тыргыч» шешә турында онытсыннар, дип әйтергә генә кала.

Яшел Үзән муниципаль районы юл-транспорт иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев