Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Гамәленә күрә җәзасы

Хәзер юлларда йөрүче машиналар саны көнләп тә түгел, сәгатьләп арта кебек. Чөнки урамнарда җәяүләп йөрүчеләр автомобиль ләр дән һәр вакыт азрак була.

Шуңа күрә машина йөртүчеләрнең иң беренче чиратта айнык акыл белән йөрүләре, бик игътибарлы булулары кирәк. Градуслы эчемлекләр кулланып юлга чыгу турында бөтенләй онытырга туры килә. Кире очракта, бәла чыгасын көт тә тор. Ә андыйларга мисалларны күп китерергә булыр иде.

Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре, алкогольле эчемлекләр кулланып, курыкмыйча чыгучы автомобильчеләрне планлы рәвештә гел тикшереп тора. Шундый чаралар барышында тотылучылар булмый калганы юк. Соңгы ике очракны гына искә алып узарга кирәк. Шикләнеп туктатылган автомобиль хуҗасы Р.М.Булатовны тикшергәннән соң, хокук сакчылары беркетмә төзергә мәҗбүр була. Эшен җәмәгать судьясына юллыйлар. Нәтиҗәдә, судья гаепләнүченең элек РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча җәлеп ителмәгәнлеген ачыклап, аңа карата үз карарын чыгара. Ягъни бу кеше 1 ел 6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә һәм 30 мең сум штраф билгеләнә.

Яшел Үзәндә яшәүче автомобиль йөртүче Р.Н.Фәхриев та нәкъ шундый сәбәп белән тотыла. Бу кеше дә шулай ук бер ел ярым машинасына якын килә алмаячак, өстәвенә 30 мең штрафын да түләргә тиеш булачак. Җәмәгать судьясының карары шундый.

Яшел Үзән районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X