Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Этләр өере Васильево бистәсендә яшәүчеләргә һөҗүм итә

Хайваннарны барыннан да бигрәк Лесокомбинатта һәм Беренче номерда күрәләр.

Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә җирле халыкны куркуда тота торган сукбай этләрдән зарланалар. Хайваннар кешеләргә һөҗүм итә, ишекләрен япканда машиналарны чолгап ала.

Шаһит сүзләренчә, шуның аркасында аның дус кызының тәнендә 33 тешләү эзе калган.

Шартлаткыч-петардасыз адым ясарга да мөмкин түгел, ә әгәр син зажигалка яки шырпыңны оныткан булсаң, шул 12-15 эттән торган өернең кайчан китүен көтеп торасың. Автомобильгә кадәр йөгерергә туры килә, - дип уртаклаштылар социаль челтәрләрдә.

Бистә советы җитәкчелегендә мөрәҗәгатьләрне игътибарсыз калдыралар. Этләрнең иң күбен Лесокомбинат районында һәм Беренче номерда күрәләр. Социаль челтәрдәгеләр ни өчен бу кешенең шунда ук прокуратурага гариза язмаганы турында кызыксынды. Хәтта шикаятьне провокация дип атаучылар да табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X