Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчкән килеш руль артына утыру юньлегә илтмәгәнлеген яхшы белсәләр дә, кайберәүләр кабып алгач, батыраеп китә шул

Аларны зур штрафлар да, «права»дан колак кагу да куркытмый. Менә шундыйларның берсенә бу көннәрдә шәһәр суды хөкем карары чыгарды.

Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре спиртлы эчемлек кулланып машинасы руль артына утыручыларны ачыклау максатыннан, даими рәвештә рейдлар уздырып тора. Чөнки андыйлар тирә-юнебезгә куркыныч тудыра. Менә шундый тикшерүнең берсендә Мухамов Р.Р.га карата беркетмә төзелә.
Суд гаепләнүченең административ хокук бозу турындагы эшен карап, аны гаепле дип саный һәм машинасы белән идарә итү хокукыннан 1 ел да 6 айга мәхрүм итә. Өстәвенә 30 000 сум күләмендә штраф билгели. Бу кешене элек тә ЮХИДИлылар тонировка һәм иминлек каешын эләктермәгәне өчен административ җаваплылыкка тарткан булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев