Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 56 җинаять теркәлгән. Шуларның 40ы – шәһәрдә, 16сы ра йонда булган

27 җинаять ачылган, 26сы – «кайнар эздән». 1 талау, 38 урлау, 8 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 җинаять теркәлгән.

Королев урамындагы кибеттә талау факты теркәлгән. Бер ир-ат аннан 6 флакон шампунь һәм ике таяк казылыкны ачыктан-ачык талап алып чыгып киткән. Моның буенча Лаеш районында яшәүче 41 яшьлек ир-ат тоткарланган.
Осиновоның Садовая урамындагы кибеттән элек хөкемдә булган 25 яшьлек егет 21449 сумлык товар урлап чыккан.
37 яшьлек яшел үзәнле хәбәр итүенчә, ул сайт аша кроссовки сатып алмакчы булган, әмма алданган. Нәтиҗәдә ул 9200 сум акчасыннан колак каккан.
Шәһәрнең Гоголь урамында 36 яшьлек Казанда яшәүчене тоткарлаганда ул наркотик салынган төргәкне ыргытып, җаваплылыктан котылмакчы булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев