Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 51 җинаять теркәлгән. Шуларның 39ы – шәһәрдә, 12се районда булган. 15 җинаять ачылган

15е – «кайнар эздән».

1 үтерү, 2 талау, 21 урлау, 1 транспорт чарасын урлап алып китү, 1 корал табу, 20 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 очрак теркәлгән.
Северная урамындагы йортта, күп төрле тән җәрәхәтләре белән, элек хөкемдә булган 69 яшьлек ир-атның мәете табылган. Әлеге җинаять буенча 18 һәм 34 яшьлек ике яшел үзәнле тоткарланган.
67 яшьлек хатын-кызның 7 мең сум акчасын талап алган, беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 42 яшьлек хатын-кыз тотылган.
Шевченко урамыннан 22 яшьлек егетнең «ВАЗ 21140» автомобилен урлап алып киткәннәр.
83 яшьлек яшел үзәнлегә стационар телефоннан, улың авариягә эләкте дип шалтыратып, дәвалануга 200 мең сум акча сораганнар. Ялганга ышанган бабай җыйган акчасын курьерга тапшырган.
Яшел Үзәндә яшәүче 58 яшьлек хатын-кызны алдаганнар. Нәтиҗәдә ул билгесез заттан 1392765 сум акчасын алдырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X