Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 51 җинаять теркәлгән. Шуларның 29ы – шәһәрдә, 22се районда булган

17 җинаять ачылган, 17се – «кайнар эздән». 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 6 талау, 31 урлау, 8 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 очрак теркәлгән.

Өендә 57 яшьлек ир мәете табылган. Аның кабыргалары сынудан, талагы һәм бөере өзелүдән үлгәнлеге ачык ланган. Моны үзара ызгыш чыгу сәбәпле аның беркайда да эшләмәүче 19 яшьлек улы кылганлыгы билгеле.
Татарстан урамындагы кибеттә 35 яшьлек хатын-кыз ның смартфонын талап алганнар. Моның буенча элек хөкемдә булган 27 яшьлек казанлы тотылган.
К.Маркс урамындагы сәүдә павильоныннан беркайда да эшләмәүче 25 яшьлек яшел үзәнле мобиль телефон урлап тотылган.
Паратская урамындагы йорт подъездында 72 яшьлек хатын-кызның сумкасы таланган. Сумкада бары батон һәм 60 сум акча булган. Моны беркайда да эшләмәүче 17 яшьлек яшүсмер кылган.
Хокук сакчылары «Гром» операциясе барышында Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында 55 яшьлек казанлы йөртүендәге «Шкода Октавия» машинасын туктатып тикшергән. Аның пассажиры – беркайда да эшләмәүче 30 яшьлек ирдә наркотик матдә табып алынган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев