Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 49 җинаять теркәлгән. Шуларның 43е – шәһәрдә, 6сы районда булган

15 җинаять ачылган. 15е – «кайнар эздән». 1 кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу очрагы, 1 талау, 33 урлау, 1 транспорт чарасын алып китү, 6 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 4 факт теркәлгән.

Кири авылында бергә аракы эчү ызгыш чыгуга сәбәп булган. Нәтиҗәдә, 67 яшьлек ир беркайда да эшләмәүче 41 яшьлек улының корсагына пычак кадаган. Зыян күрүчене дәваханәгә алып киткәннәр.
Яшел Үзәннең Тургенев урамындагы кибеттән 683 сумлык товар урлап чыкканда элек хөкемдә булган 17 яшьлек яшүсмер тотылган.
Тиховнин урамыннан 47 яшьлек ирнең «ВАЗ-2106» автомобилен урлап алып киткәннәр.
Гоголь урамындагы төзелеш участогыннан ике автокраннан өч аккумулятор урланган. Зыян суммасы ачыклана.
Яшел Үзәндә яшәүче 40 яшьлек хатын-кызны билгесез затлар санкцияләнмәгән банк операциясен туктатабыз дип алдап, шәхси мәгълүматларына ия булганнар һәм картасыннан 350724,11 сум акчасын алганнар.
Красно-Октябрьское урманчылыгының Үзәк урамында 21 яшьлек Казанда яшәүче егет ясаган «тайниктан» наркотик матдә табып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев