Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 45 җинаять теркәлгән. Шуларның 35е – шәһәрдә, 10сы районда булган

22 җинаять ачылган, 22се – «кайнар эздән». 1 көчләү, 1 талау, 21 урлау, 1 корал табу, 12 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак булган.

К.Маркс урамында билгесез затлар 28 яшьлек ирнең телефонын талап алган.
Королев урамындагы кибеттән 5225 сумлык товар урланган. Моны Казанда яшәүче 33 яшьлек хатын-кыз кылган.
Төзүчеләр проспектындагы төзелеш барган бинадан 77600 сумлык электр җиһазларын урлаганнар. Тикшерү алып барыла.
59 яшьлек яшел үзәнле хәбәр итүенчә, билгесез зат интим хезмәте күрсәтү тәкъдиме белән сайт аша аның 45500 сум акчасын урлаган.
«ЗПКБ» автобус тукталышында билгесез затлар пыя ла элементларны ваткан. Зыян суммасы 81877 сум тәшкил итә.
Сәйдәшев урамында яшәүче, беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 28 яшьлек ирдән 5,6 мм калибрдагы 29 спорт-ау патроны табып алынган.
К.Маркс урамында беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 37 яшьлек ирдә наркотик матдә табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев