Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 43 җинаять теркәлгән. Шуларның 30ы – шәһәрдә, 13е районда булган. 32 җинаять ачылган, 25е – “кайнар эздән”

1 үтерү, 1 кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 4 талау, 17 урлау, 1 транспорт чарасын урлап алып китү, 5 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак теркәлгән.

Ленин урамында беркайда да эшләмәүче һәм элек хөкемдә булган ир-атларга спиртлы эчемлек куллану ызгыш чыгуга китергән. Нәтиҗәдә, 42 яшьлеге кызып китеп, 35 яшьлек шешәдәшенең туп-туры йөрәгенә пычак кадаган. Җәрәхәтләнүче шул урында ук үлгән. Ул, шулай ук 31 яшьлек ирне дә онытмаган, анысының кулбашына пычак белән кереп чыккан.
Яшел Үзән хастаханәсенә муены һәм корсагы җәрәхәтләнгән, беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 44 яшьлек ирне китергәннәр. Аңа пычакны 36 яшьлек яшел үзәнле кадаган.
Ленин урамында 17 яшьлек кызның 48500 сумлык кесә телефонын талап алганнар. Моны 19 яшьлек кыз кылганлыгы ачыкланган.
Төзүчеләр проспектындагы кибеттән 35 мең сумнан артык суммада уен дисклары урланган. Моны 26 яшьлек яшел үзәнле кылган.
47 яшьлек яшел үзәнле сайтка диван сатарга игълан урнаштырган булган. Нәтиҗәдә, ул ялганчы сатып алучылар кармагына эләгеп, банк картасыннан 238000 сум акчасын алдырган.
Яшел Үзәннең Туктаров урамында беркайда да эшләмәүче 39 яшьлек казанлыдан наркотик матдә табып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев