Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 38 җинаять теркәлгән. Шуларның 30ы – шәһәрдә, 8е районда булган

19 җинаять ачылган. 16сы – «кайнар эздән». 1 үтерү, 2 талау, 20 урлау, 2 транспорт чарасын урлап алып китү, 7 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 җинаять теркәлгән.

Карамалы Тауда беркайда да эшләмәүче элек хөкемдә булган эчкече ике ир-ат арасында бәхәс чыгып, канлы аңлашу булган. Нәтиҗәдә, 66 яшьлеге 44 яшьлегенең күкрәгенә пычак кадаган. Салкын корал кулланучыны кулга алганнар, зыян күрүчесен дәваханәгә китергәннәр.

44 яшьлек хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Банк хезмәткәре дип шалтыраткан ялганчылар аның кредит картасыннан 75970 сум акчасын алган.

Королев урамындагы кибеттән 4999 сумлык ир-ат курткасын урлаганнар. Җинаятьчене эзлиләр.

К.Маркс урамындагы йорт ишегалдыннан, 35 яшьлек ир-атның «ВАЗ-2114» автомобиле урланган. Аңа 50 мең сумлык зыян китерелгән. Моның буенча беркайда да эшләмәүче элек хөкемдә булган 29 яшьлек ир шик астына алынган.

Әйшә янындагы урманлыкта «Опель Вектра» автомобиле туктатылган. Пассажиры – беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 38 яшьлек казанлыда наркотик матдә табып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев