Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 38 җинаять теркәлгән. Шуларның 23е – шәһәрдә, 15е районда булган

24 җинаять ачылган, 19ы – «кайнар эздән». 1 кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 17 урлау, 6 мошенниклык һәм 1 транспорт чарасын урлап алып китү очрагы булган.

Васильевоның «Радуга» бакчачылык җәмгыятендә 68 яшьлек ирне өендә үле килеш тапканнар. Тикшерү барышында, аның бәрелеп кан савудан үлгәнлеге ачыкланган. Үлүченең улы сүзләренә караганда, дача өе эчтән бикле булган, урланган әйберләр табылмаган, әтисе начар йөргән, еш кына егыла торган булган, беркем белән конфликт ка кермәгән. Тикшерү алып барыла.
Васильевоның Ленин урамындагы 27 яшьлек ир яшәгән йорттан 100000 сумлык әйберләр урланган. Моның буенча беркайда да эшләмәүче 43 яшьлек ир тотылган.
Яшел Үзәннең Новостроительная урамыннан 41 яшьлек ирнең «Газель» автомобиле урланган. Моның буенча элек хөкемдә булган, беркайда да эшләмәүче 25 яшьлек Прибой авылында яшәүчене тотканнар.
Яшел Үзәндә яшәүче 67 яшьлек хатын-кыз банк хезмәткәре дип алдап шалтыратучыга ышанып, банк исәп-хисабыннан 582 мең сум акчасын мошенниклар хисабына күчереп куйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев