Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 37 җинаять теркәлгән. Шуларның 29ы – шәһәрдә, 8е районда булган. 20 җинаять ачылган

15е – «кайнар эздән». 1 көчләү, 2 талау, 11 урлау, 1 транспорт чарасын урлап алып китү, 14 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 4 очрак булган.

Осиновода яшәүче 24 яшьлек ирнең урамда ачык тан-ачык 15 мең сумлык телефонын талап алганнар. Моны 30 яшьлек осиноволы һәм 28 яшьлек казанлы кылган.

«Яңа Тура» Технополисындагы бер ширкәттән 1 пар кроссовки урлаганнар. Моның буенча 24 яшьлек Казанда яшәүче тоткарланган.

Яшел Үзәннең Кооператив урамындагы бер оешма территориясеннән билгесез зат 48 мең сумлык мөлкәт урлап чыккан.

59 яшьлек яшел үзәнле, билгесез затларның биржада эшләү тәкъдименә ышанып, 300 мең сумга якын акчасын югалткан.

Шикле сайтлар аша яшел үзәнлеләрне ялганлаулар дәвам итә. Хәтта медицина җиһазы сатып алыр га җыенган учреждение дә алданган. Нәтиҗәдә, ширкәткә 50 мең сумнан артык зыян китерелгән.

Туристлык хезмәте күрсәтү белән ялганлау очрак лары теркәлгән. Бу юлы 31 яшьлек яшел үзәнле – 40 мең сумга, Кызыл Яр авылында яшәүче 38 мең сумга алданган.

Яңа Тура авылының Озерная урамында яшерен урыннан 4 төрле наркотик матдә табып алынган. Әлегә хуҗасы гына ачыкланмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев