Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 35 җинаять теркәлгән. Шуларның 26сы – шәһәрдә, 9ы районда булган

18 җинаять ачылган. 13е – «кайнар эздән». 2 үтерү, 1 көчләү, 2 талау, 16 урлау, 9 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 факт булган.

Васильевоның йорт ишегалдында асылынган 39 яшьлек хатын-кызның һәм йорт эчендә 7 яшьлек баланың мәете табылган. Ире сүзләренә караганда, бу вакыйга чыгар алдыннан хатыны улы белән бергә тормыштан китәргә ниятләвен әйткән булган, әмма ул моңа игътибар бирмәгән. Табылган мәетләр асфиксия билгеләре белән Яшел Үзән шәһәре моргына җибәрелгән.

Шәһәр пляжы янындагы Идел елгасы акваториясендә суга бату билгеләре белән 26 яшьлек волжскилының мәете табылган. Суд-медицина экспертизасы нәтиҗәсенә караганда, аның суда тончыгып үлгән булуы мөмкин. Бу очрак буенча өстәмә тикшерүләр уздырыла.
Королев урамындагы кибеттән шәхесе ачыкланмаган зат 2 кәрәзле телефон урлап чыгып, сәүдә ноктасына 114998,00 сумлык зыян китергән.
65 яшьлек яшел үзәнле, банкның куркынычсызлык хезмәтеннән дип шалтыратучыларга ышанып, счеттагы акчасын саклап калу өчен аларга банкоматтан башта 438866 сум акчасын күчергән. Ул гына җитмәгән, аларның банк картасына тагын 728 800 сумны керткән. Зыяны — 1168790 сум.

Осиновоның Гайсин урамындагы йорт подъездында 29 яшьлек хатын-кызны наркотик матдә белән тотканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев