Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 35 җинаять теркәлгән. Шуларның 25е – шәһәрдә, 8е районда булган. 22 җинаять ачылган

15е – «кайнар эздән». 1 үтерү, 1 һөҗүм итү, 3 талау, 16 урлау, 6 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 3 очрак теркәлгән.

Сәйдәшев урамында 41 яшьлек ирне кыйнаганнар. Аны баш мие җәрәхәте белән дәваханәгә китергәннәр. Моның буенча элек хөкемдә булган 47 яшьлек ир шик астына алынган.
Яшел Үзәннең К.Маркс урамында 22 яшьлек ирнең акчасын һәм телефонын талап алганнар. Моның буенча 18 һәм 21 яшьлек ике васильволы тоткарланган.
Васильевоның Горький урамында 15 яшьлек кыз ның телефоны таланган. Әлеге талау буенча 16 яшьлек кызны шик астына алганнар.
Королев урамындагы кибеттән 6 мең сумлык ирләр өс киеме урланган. Тикшерү алып барыла.
Комаров урамындагы кибеттән билгесез затлар 4570 сумлык алкоголь продукциясен урлап чыкканнар.
Бер ширкәтнең складыннан 16 кәрәзле телефон урлану буенча җинаять эше кузгатылган.
Яшел Үзәндә яшәүче 34 яшьлек хатын-кыз хәбәр итүенчә, аны мошенниклар ялганлап, банк счетыннан 84 мең сум акчасын урлаган. 25 яшьлек хатын-кызны ялганчылар алдаган. Аның банк картасыннан 23214 мең сумы алынган.
28 яшьлек хатын-кыз алданып, исәп-хисап счетыннан 130000 сум акчасын алдырган. Билгесез зат ялган паспорт нигезендә 38 яшьлек ир-ат исеменә интернет аша банкта 100 мең сум лимит белән кредит картасына заявка биргән. Заявка хуплану белән әлеге картадан бөтен сумма да алынган.
Яшел Үзәннең К.Маркс урамындагы сәүдә ноктасында 25384 сумга кредит килешүе төзелгән булган. Соңыннан аның ялган паспорт буенча алынганлыгы ачыкланган. Фотосүрәт буенча җинаятьченең Башкортстанда яшәүче 26 яшьлек ир булуы беленгән.
Осиновоның Шуравин урамында – Марий Элда яшәүче 25 яшьлек ирдә, Васильевоның шифаханә территориясендә – 28 яшьлек васильволыда, шәһәрнең Краснофлотская урамында 20 яшьлек егеттә наркотик матдә табып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев