Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 30 җинаять теркәлгән. Шуларның 18е – шәһәрдә, 12се – районда булган

16 җинаять ачылган, 14е – кайнар эздән. 17 урлау, 8 мошенниклык, 1 кешенең сәламәтлегенә авыр зыян салу, наркотикларның законсыз әйләнешенең 1 очрагы теркәлгән.

Васильево бистәсендә 44 яшьлек ир белән беркайда да эшләмәүче һәм хөкемдә булган 48 яшьлек ир арасында низаг чыга. Нәтиҗәдә олырагын кома хәлендә төн уртасында госпитализациялиләр, әмма ул кичкырын үлә.
Яңа Тура промзонасында урнашкан «Вайлберис» складыннан 1225564 сумлык товар урланган. Бу эштә Краснодар өлкәсеннән икәү һәм бер Мәскәү өлкәсеннән килүчеләр шикләнелә.
9 гыйнварда төн уртасында Сәйдәш урамында утызлап билгесез кеше тимер таяклар белән сугышкан. Бишесе кулга алынган.
Берәү Осиновода яшәүче ханымның ышанычын яулап, аның исеменә 950 мең сум кредит алырга маташканнар. Уяу булыгыз!
Кесәсеннән кәгазь төргәктә 0,54 грамм наркотик матдәне ташларга маташкан 31 яшьлек васильеволы тотылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев