Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 30 җинаять теркәлгән. Шуларның 18е – шәһәрдә, 12се районда булган

13 җинаять ачылган, 7се – «кайнар эздән». 1 үтерү, 12 урлау, 10 мошенниклык булган.

Обсерватория бистәсендә бер ширкәтнең юл кырыенда яткан 13 метр озынлыктагы 21 торбасын урлаганнар. Каракларны эзлиләр.
Норлат авылының Үзәк урамындагы «Азелеево» ширкәте территориясеннән 240 килограмм комбикорм урланган. Предприятиегә 5088 сумлык зыян китерелгән.
51 яшьлек яшел үзәнле хәбәр итүенчә, аның банк картасыннан 18267,30 сум акчасы урланган.
Яшел Үзәндә яшәүче 33 яшьлек ир, сайт аша бассейн сатып алам дип, мошенникларга 9000 сум акчасын биргән.
63 яшьлек ир билгесез затны җинаять җавап лылыгына җәлеп итүне сорап мөрәҗәгать иткән. Ул ялганчыларга ышанып, банк картасыннан 186 568 сум акчасын алдырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев