Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 29 җинаять теркәлгән. Шуларның 25е – шәһәрдә, 4се районда булган. 19 җинаять ачылган

15е – «кайнар эздән». 1 көчләү, 2 талау, 13 урлау, 5 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 4 факт булган.

Гоголь урамындагы кибеттән Карамалы Тауда яшәүче 32 яшьлек ир, ачыктан-ачык кыйммәтле 2 шешә шәраб талап алып чыккан. Ә Казанда яшәүче 32 яшьлек хатын-кыз кибетнең сәүдә залыннан 2527 сумлык алкогольле эчемлекләр урлаган.

Ә менә Осиноводагы кибеттән кара битлек, кара кепка, кара футболка, кара джинсы, кара аяк киеме кигән бер ир кеше, аннан 3935 сумлык товар урлап алып чыккан.

Королев урамындагы спорт әйберләре кибетен дә караклар бик ярата. Алар үзләренең кара эшен башлап та җибәргән инде. 7915 сумлык ирләр кием-салымын урлау да зәңгәр джинсы, соры төстәге толстовка кигән егетне һәм шул ук сәүдә ноктасыннан 5143 сумлык товар урлауда ак кардиган һәм кара чалбар кигән 25-35 яшьләр тирәсендәге хатын-кызны шик астына алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев